Гүзәл Уразованың Русия шәһәрләре буйлап гастрольләре дәвам итә. Һәр шәһәрдәге концертлардан җырчы үзенең “ВКонтакте” төркемендә кыска видеолар куеп бара. Чираттагысы Чиләбе шәһәрендәге концертта төшерелгән. Җырчыга чәчәк бәйләме тотып, баласын ияртеп яшь әти менгән. Гүзәл Уразова аларга: “Исәнмесез!” – дип эндәшә.
“Мы из тех, кто не понимает, но вы очень классно поете!” – ди гаилә башлыгы.
Шулай итеп, диалог русча дәвам итә. “Обожаю вас, как вас зовут?” – ди җырчы. Ир-атның исеме Илья, аның кызының исеме Эвелина булып чыга.
Соңрак фойеда яшь гаиләдән кыска гына интервью да алалар. Илья Гүзәл Уразованы балачагыннан ук яратуын сөйли. “Җырларның сүзләрен аңламасам да, бик матур җырлавын беләм. Тавышы бик моңлы, үзе бик чибәр дә”, – ди Илья. Аның сүләренә хатыны да кушыла: “Кызыбыз кечкенәдән Гүзәл Уразованың җырларын яратты. Үзе YouTube-тан аның җырларын эзләп табып тыңлый иде. Иң яраткан җыры – “Ромашкалар”, – ди.
Чыганак: https://vk.com/urazova_officia