Барлык яңалыклар

Үзем дә сагындым!

Озакламый Уфада Гөлнара Тимерҗанованың концерты узачак. Форсаттан файдаланып, җырчы белән бик кызыклы әңгәмә кордык.  

Үзем дә сагындым!
Үзем дә сагындым!

Озакламый Уфада Гөлнара Тимерҗанованың концерты узачак. Форсаттан файдаланып, җырчы белән бик кызыклы әңгәмә кордык.  

-Гөлнара, сезнең исемегез тамашачыларга яхшы таныш, җырларыгызны яратып тыңлыйлар. Татар эстрадасында сез инде ретро-артистлар исемлегендә. Шулай да сөйләшүне үзегез белән танышудан башлыйк әле. Сез безнең якташыбыз, Борай районы кызы...

-Әйе, мин гүзәл табигатьле Борай районының ямьле Чалкак авылында 1975 елда якты дөньяга беренче аваз салганмын. Биш балалы гаиләдә дүртенче бала булып туганмын. Җыр-моңга тартылу хисе балачактан бар иде. Шуңа күрә дә 8 сыйныфны тәмамлагач, Казанга юл тоттым. Укытучым Мөхәммәт абыйдан Казан шәһәре турында, анда ничек барып булу турында сораштым. Ул миңа Яңавылга барып, станциядән поездга утырып китәргә кирәклеген өйрәтте. Аңа кадәр авылыбызга Хәмдүнә Тимергалиева концерт белән килгән иде. Тик мин янына керергә курыктым. Йөрәгем җитмәде инде. Бераздан Казан курчак театры килде. Ул вакытта тамашалар еш була, халык та актив йөри иде. Менә алар янына кердем. Минем консерваториядә укыйсым килгән иде. Әмма анда 17 яшьтән генә алалар, әлегә музыка училищесына бара аласың дип аңлаттылар миңа, адресларын бирделәр. Кайттым да шул адреска хат яздым, билгеле аңа җавап килмәде. Әмма мин тәвәккәлләп җыенып чыгып киттем. Барып эзләп табып, документларымны тапшырдым. Минем бәхетемә Казан музыка училищесында 70 ел үткәннән соң татар бүлеге ачылган гына мәл иде. Керергә теләүчеләр бик күп, 200ләп кеше килгән. Шулай да мин үттем. 4 ел укыдым,аннан соң консерваториядә Татарстанның халык, Русиянең атказанган артисты Әлфия Заһидуллина классында белем алдым.

-Башкортстанны, авыл, әти-әниегезне сагындыгызмы?

-Бик сагындым! Уфага барып, кабат укырга керергә булдым. Әмма сәнгать училищесында тыңлап карадылар да: “Алыр идек, тавышың ошый, әмма быелга урын калмады. Алдагы елга кил”, - диделәр. Ә алдагы елга мин Казанга да күнегә төшкән идем инде. Казанда да, Уфада да туганнарыбыз юк. Шуңа күрә аерма әллә ни түгел, дигәндәй.

Ә аннан тормыш бөтереп алып китте. Консерваторияне тәмамлаганда кияүгә чыктым. 20 яшь иде ул чакта. Улымның әтисе белән Агыйделгә шәһәр көненә кайткач таныштык. Башта Казанда дус кызымның тулай торагында яшәп тордык. Бер айлап кача-поса вахтадан кереп китә идек... Аннан фатир алдык,  улыбыз Идел туды. Аңа хәзер 25 яшь тулды. Кызыма 10 яшь. Улым бик сабыр (минем әтигә охшаган холкы буенча), ә кызым, киресенчә. Миңа охшаганрак. Кыю, әрсез дип әйтимме соң. Икегезнең холкын бергә кушып, тигезрәк бүләсе иде дип көләм.

- Балаларыгыз әтиләре белән аралашалармы?

-Әйе, аралашалар. Мин бернинди чикләр дә куймадым. Тамашачыларым белә инде: мин ике тапкыр тормышка чыгып, ике тапкыр аерылдым. Улымның үз әтисе, кызымның үз әтисе. Үземә килгәндә яшьрәк вакытта үпкәне җуймыйча йөрисең инде ул. Хәзер исә тормышның асылын аңлыйсың. Бөтен булган начарлыкларны онытырга һәм җибәрергә кирәк. Яхшыларын гына уйлап яшәгәндә, синең юлларың тагын да киңрәк ачыла. Аллаһы тәгалә тормышның бәрәкәтен мулрак бирә.

-Сез дин юлындамы?

-Мин бөтенләй дин юлына кереп киткән кеше түгел. Әмма динне онытмыйм. 15 еллап инде калдырмыйча ураза тотам, намаз укыйм. Бу әйберләр яшәргә булыша. Яшь чакта аңламый идем, авыр кебек тоела иде. Чынлыкта бернинди авырлыгы да юк икән. Вакыт табып үти барырга гына кирәк. Бөтенебез дә зарланабыз, мин дә күп зарландым. Тегесе җитми, монысы җитми дип... Аллаһы тәгаләгә генә ышанып, ул кушканнарны үтәп яшәргә генә кирәк икән. Барысы да үз җае белән ачыла.

-Иҗатыгызга килгәндә соңгы елларда югалыбрак тордыгыз шикелле.

-Әйе, кызым бәләкәй чакта ерак гастрольләргә йөреп булмады. Без хатын-кыз балалар дип яшибез бит инде. Иҗатны ташламыйча гына җырлар яздырып, клиплар төшереп, көнендә генә барып кайта торган гастрольләргә йөрергә туры килде. Шуңа да сизәм - тамашачылар бик сагынганнар. Элеккеге җырларга кушылып җырлыйлар, рәхмәтләр әйтәләр. Хәзер бер кнопкага басып нинди артистны күрәсең килә - шуны күреп була торган заман. Әмма алар синең чын йөзеңне күрәсе килеп киләләр. Үз тавышы белән җырлый микән дип сыныйлар, сәхнәдәге тотышыңны карыйлар, яратып киләләр.  

Синең иҗатыңны шулай бәяләүләре күңелле хәл, әлбәттә. Бу бик мөһим әйберләр. Әгәр кеше синең иҗатыңны җырларыңны бүген тыңлап, иртәгә оныта барса, яхшы булмас иде.

-Сез Фәнис Яруллин сүзләренә көйләр иҗат итеп, шул җырлар белән танылган җырчы. Бүген үзегез дә шигырьләр язасыз шикелле.

-Дөрес, Фәнис Яруллин сүзләренә бик күп җырлар яздым. “Йолдызлар яңгыры” җыры белән күтәрелеп киткәнгә 20 елдан артык вакыт үткән. Шулай ук Ринат Мөслимов сүзләренә язылган “Өйдә буран булмасын” җырым бик популяр булды. Аннан соң да күп иҗат ителде. Үземнең шигырьләремә язылган яңа җырларым популярлашып килә. Күңелемнән чыга ул сүзләр. Шуңа халык күңеленә дә барып җитәдер.

-Композиторлар союзында торасызмы?

-Тормыйм. Мин үземне композитор дип атый алмыйм. Чөнки мин әлеге юнәлеш буенча укымадым. Мин үзешчән көйләр язучы. Хәзер автор-башкаручы дип әйтәләр инде.

-Сез шоу-бизнестамы яки иҗаттамы?

-Мин иҗатта. Шоу-бизнеста булмадым беркайчан да. Чөнки ул очракта мин шоу күрсәтергә тиеш. Утлар чыгарып, төтен җибәреп... Шоу эшләп,унышар концрет куеп, өчәр көн бер шәһәрдә ятмадым. Мин иҗат иттем. Концертка иҗатны аңлаган кеше генә килә, ә шоуга бөтен кеше дә йөри. Минем аерма шундадыр. Моны курыкмыйча әйтә алам.

-Яшьләр үкчәгезгә басмыймы?

- Еш кына шулай диләр. “ Ретро җырчылар исемлегенә керәсез, пенсиягә китәргә исәплисезме?” дип сораучылар бар. Бик рәхәтләнеп китәр идем дә әле миңа 60 яшькә кадәр эшлисе дә эшлисе шул! Менә юбилей яшенә кердем. Алдагы елга иҗатташ дусларым белән концерт куярга исәплим. Бәлки, үземнең язган җырларымнан булыр ул, әлегә уй-фикерләремне туплыйм.

Ә менә Уфага быел көз көне октябрь ахырында концерт белән килергә исәбем бар. Күптән килгәнем юк. Чөнки без план корабыз, әмма бездән генә тормаган нәрсәләр күп. Чикләнү еллары булды, бөтенебез өйдә бикләнеп яттык. 2022 дә генә ныклап эшли башладык дияргә була. Уфа тамашачысына ишеттерәсе яңа җырларым бик күп. Әле генә яңа җыр яздырып килдем. “Ике язмыш” дип атала. Ялгызлар күбәя бит. Аерылышкан парлар вакыт үткәч, кабат очраша. Әмма аларда ышаныч калмый. Кемдер җаваплылык алмый. Кеше баласын карыйсылары килми. Хәтта үз тормышымда да шундый очрак булды. Шуларны искә алып шушы җыр килеп чыкты.

-Концертка сценарийны кем яза?

-Минем продюсерым юк. Үзем продюсер да, режиссер да. Классик юнәлештә минем концерт. Иң кыйммәтлесе – җанлы (душевный) концерт булу. Соңгы вакытта тамашачылар да туя башлады кебек сәхнәдәге шау-шудан, биеп торуга гына корылган тамашалардан. Кешенең күңелен ачарга гына түгел, аны уйландырырга да кирәк. Концертка килгәч, җырның сүзләреннән, көеннән, киемнәрдән, сәхнәдәге минем үземне тотыштан, артистларымның тотышыннан күңеле өчен нәрсәдер алып кайтып китәргә тиеш. Рухи байлык алырга тиеш. Утлар эчендә биеп торганны карап кына рухланып булмый. Син аны бүген күрдең, иртәгә онытасың. Ул сиңа яшәргә булышмый. Минем өчен иң мөһиме: яшәргә үзенә көч алып кайтырга тиеш. Шунда аның кыйммәте.

-Артистлар дисез, үзегезнең төркемегез бармы?

-Төркемем бар. Водитель, музыкантлар, баянчы. Татар-башкорт концертында баян җырлап тормаса булмый, биючеләр бар. Алып баручым бар. Конферансье була инде . Элеккеге заманда диалоглар, шигырьләр укып алып баралар иде. Итәк астын сөйләп көлдерә торган түгел. Тормышта шундый кызык хәлләр очрый ул, эчләрең катып көләсең. Матур вакыйгаларны сөйләп, шигырьләрне дә чын күңелдән җиткерә белә торган алып баручылар аз. Шундыйларның берсен - Нәргиз Камалны алып киләм сезгә.

Гомумән, бу концертны зур түземсезлек белән көтәм. Үзем дә сагындым. Мин Уфага еш килә алмыйм. Әле менә килгәч, карап йөрим: Уфа үзгәреп беткән, матурланган! Яңа биналар, йортлар күп. Сокланып йөрим! Шундый матур шәһәрләребез, шундый матур дөнья! Шунда барыбызга да шатланып кына яшәргә язсын иде. Сугыш уты тизрәк тынсын иде дип догалар укыйбыз, теләкләр телибез. Җырлап кына, концертларда сөенешеп кенә очрашырга язсын, дуслар!

Эльмира Ибраһимова әңгәмәләште.

 

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас: