Барлык яңалыклар

Артур Маузер һәм Лия Шәмсина әти-әни булган

Котлыйбыз!

Артур Маузер һәм Лия Шәмсина әти-әни булган
Артур Маузер һәм Лия Шәмсина әти-әни булган

Музыкант, саксофончы Артур Маузер белән җырчы Лия Шәмсинаның кызлары дөньяга килгән.

Сабыйлары 17 октябрьдә туган. Алар кызларына Айла дип исем кушканнар.

Лия Шәмсина социаль челтәрләрдә бәби табу йортында төшкән фотосын урнаштырган һәм "Бу дөньяга рәхим ит, Айла!" дип язган.

Бәби Казанның бер бәби табу йортында туган.

Яшь гаиләне кызлары тууы белән котлыйбыз! Пар канатлы һәм бәхетле бала булып үссен.

Әйткәндәй, Артур Маузер - Чаллыда танылган җәмәгать эшлеклесе, күп кенә милли проектлар авторы, 2019 елда вакытсыз арабыздан киткән Маузир Гыйниятуллинның улы. Ул оста саксофончы, җырчы да. Аның иҗат җимешләре белән ВК социаль челтәрләрдә дә танышырга була.

Артур Маузер һәм Лия Шәмсина әти-әни булган
Артур Маузер һәм Лия Шәмсина әти-әни булган
Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас: