Барлык яңалыклар

Михаил Ефремовның хәле начарайган

Шуңа аны чыгарырга тиешләр, ди, имеш. 

Билгеле булуынча, 2020 елда исерек килеш кеше таптап үтергән Михаил Ефремов колониядә утыра. SHOT Телеграм-каналы язуынча, актёрның кинәт кенә хәле начарайган. Ул көч-хәл белән тын ала һәм сөйләшә алмый, ди. Актёрның   хроник үпкә авыруы кискенләшкән.

Хәлен котрольдә тотар өчен 60 яшьлек Михаил Ефремовка көн саен табибка күренергә кирәк икән, чөнки үпкә авыруы сулыш алу җитешсезлегенә китерергә мөмкин.

Шулай ук үпкә инфекциясе, сөяк сынучанлыгы һәм йөрәк эшчәнлеге бозылу кебек авырулар үсеше куркынычын арттыра. Үпкәләре белән проблемалар аркасында артист хәтта тәмәке тартуын да ташлаган.

Ефремов срогын тутырган колониядә 1нче санлы медчасть бар, анда 12 хезмәткәр эшли, шул исәптән терапевт, инфекционист, фтизиатр, стоматолог, рентгенолог.

Хәзер Ефремовның яклаучылары шартлы рәвештә алдан иреккә чыгару  өчен документлар әзерли, әмма артист сәламәтлеге начараю сәбәпле адвокатлар белән сөйләшә алмый. Азат ителгәннән соң аңа тулы тикшерү һәм табибларның даими ярдәме кирәк булачак.

Моңа кадәр без  Ефремовны шартлы рәвештә алдан иреккә чыгарыр өчен документлар әзер диярлек, документларда сәламәтлек торышы турында медицина белешмәләре бар инде, дип язган идек. Бар да яхшы туры килгән хәлдә  артист Яңа елны өйдә каршы алачак, дип яза  SHOT Телеграм-каналы. Колониядә актёр китапханәдә эшли, анда  хөкем ителгәннәргә китаплар бирә һәм шигырьләр яза. 

 


Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: