Барлык яңалыклар

Гүзәл Уразованың концертын тәнкыйтьләгәннәр

Бу хәл Төмәндә булган. 

Видеодан скриншот.
Фото:Видеодан скриншот.

Гүзәл Уразова Русия буйлап гастрольләр белән йөри. Кичә ул үзенең “ВКонтакте” төркемендә Төмәндәге концертыннан видеорепортаж куйган. Видеоязма астында комментарийлар тезелеп киткән.

“Гүзәл, бар да яхшы. Әмма прожекторлар белән артыгы килеп чыкты. Күзләремне ача алмыйча утырдым”.

Икенче бер тамашачы да үз фикерен калдырган:

“Концерт супер!  Әмма килешәм, ут операторы ялгышкан. Шулкадәр күп күлмәкләр киеп чыктыгыз, сәхнәдә  шулкадәр талантлы егетләр булды, әмма без сыннарны гына төсмерләдек, чөнки ут сезнең арттан залга  юнәлтелгән иде. Зал да дәртләнеп китәргә тели, чөнки концертны барыбыз да көттек, җырлар да бик матур, ә без сезнең йөзләрне һәм эмоцияләрегезне күрмәдек. Тавышыгызны гына ишеттек. Юк кына нюанс кебек, ә менә залның дәртләнүенә шактый йогынты ясый. Чөнки артист бит залны кыздырыр өчен шулкадәр күп энергиясен сарыф итә.

Әмма без сезне барыбер яратабыз, мотлак рәвештә киләсе концертыгызга киләчәкбез, шәм кабызып кына җырласагыз да...” 

Чыганак:  VK.com/urazova_official

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: