+6 °С
Болытлы
Уфада яшәүче Русия һәм Америка спортчысы, Башкортстан Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Джефф Монсон хатыны белән аерылышканнан соң, икенчегә өйләнгән. Шушы көннәрдә алар башкаланың Тукай урамындагы мәчетендә никах укыткан. Сөйгәненең исеме Екатерина, моңа кадәр ул Подмосковьеда яшәгән. Хәзер исә ул да, Джефф белән бергә булу өчен, Ислам диненә күчкән.
Джефф Монсон Мәскәүдә Корбан бәйрәме вакытында Ислам динен кабул иткән иде.
Яшь гаиләнең бала алып кайту планы да бар.
Чыганак: Башинформ