Барлык яңалыклар

Шаман өйләнгәнме, әллә аерылышканмы?

Ләкин... “Татар баеса, хатын алыштыра” дигән сүзләр башка милләтләргә дә туры килә бугай ул.

Шаман өйләнгәнме, әллә аерылышканмы?
Шаман өйләнгәнме, әллә аерылышканмы?

Бу җырчы үзенең патриотик җырлары белән Русия сәхнәсенең иң чагу йолдызларының берсенә әверелде. Үзе яшь, үзе чибәр егетне ошатучы, аны үзенең яры итеп күрергә теләүче кызлар, әлбәттә, чиксез күптер. Ләкин... Шаманның йөрәге әлегә кадәр буш булмаган икән шул.

   Ә бүген ул бушаган, кызганычка каршы. Ярослав Дронов (Шаман аның сәхнә исеме) һәм Елена Мартынова җиде ел бергә булганнар. Хатыны аңа иң катлаулы вакытларында терәк булган, ә сәхнә йолдызына әверелгәч, ире белән горурланып бетә алмаган.

   Ләкин... “Татар баеса, хатын алыштыра” дигән сүзләр башка милләтләргә дә туры килә бугай ул. Чөнки нәкъ менә йолдыз булып сәхнә күгенә күтәрелгәч кенә Шаман да хатынын аеру турында хәбәр иткән һәм инде элекке хатынына рәхмәт белдергән. “Аерылышу – уртак карар. Без яхшы мөнәсәбәттә калабыз, низаглар һәм үпкә юк”,- дигән җырчы.

 Фото: starhit.ru

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас: