Барлык яңалыклар

Арабыздан легенда китте...

Хуш, бәхил бул, Фән абый...

74нче  яшендә  билгеле эстрада җырчысы һәм мәшһүр тальянчы, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Фән Вәлиәхмәтов арабыздан  китте.

Фән Гавис улы Вәлиәхмәтов  1951 елның 18 гыйнварында Шаран районының Хафиз    авылында дөньяга килгән. Уфа сәнгать училищесын тәмамлаганнан соң Фәридә Кудашева белән Бәхти Гайсин труппасында  эстрада солисты булып эшли башлый. Үзенең концерт бригадасын булдыра һәм башта  – Башкортстан белән Татарстанның, аннары Русиянең район-шәһәрләре буйлап гастрольләргә чыга.

1970 елдан – Туймазы шәһәре мәдәният йорты, 1973-74 елларда – Бүздәк районы мәдәният йорты, 1979 елдан – Башкорт дәүләт филармониясе, 1995-2005 елларда  Чаллы шәһәре "Энергетик" мәдәният йортының "Болгар" ансамбле солисты була. Фән Гавис улы көчле үзенчәлекле тавышка ия иде, аның  башкару сәнгатенә халык җырлавының  традицияләренә иярү хас.

Фән Вәлиәхмәтовның репертуарында Б.М. Гайсин, Ф.Х. Галимов, М.М. Гыйләҗев, Н.Ә. Даутов, Р.Х. Сәхәветдинова,  Р.М. Хәсәнов һәм башкаларның җырлары бар. Ул “Гайса-ахун”, “Порт-Артур”, “Ялчыгол” башкорт халык җырларын, “Герман җыры”, “Зөләйха”, “Шахта” татар халык җырларын башкара иде.

Танылган җырчы, тальянчы, Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Фән Вәлиәхмәтов туган районында үзенең талантына, хезмәтенә лаеклы бәя алып, Шаран районының Почетлы гражданины булды. Аңа БР (2011) һәм ТР (2007) халык артисты, БАССР (1989) һәм ТР (1994) атказанган артисты дигән мактаулы исемнәр бирелде.

2021 елда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Фән Вәлиәхмәтовны Салават Юлаев ордены белән бүләкләгән иде.

“Өмет” гәзите редакциясе коллективы мәрхүмнең туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклаша.

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: