Барлык яңалыклар

4 ел элек баянчы Айнур Фатыйхов вафат булды

Аның елмаюлы йөзе әле булса күз алдында...

Фото - гаиләсе архивыннан.
Фото:Фото - гаиләсе архивыннан.

Талантлы  музыкант, виртуоз баянчы Айнур Фатыйховның якты дөньядан китүенә 4 ел үтте. Кайгылы хәбәр 2020 елның  13еннән 14нче октябрь төненә карый теркәлде. Бар дөньяда ул вакытта коронавирус пандемиясе котырганын хәтерләмәгән кеше сирәктер.

Вафаты алдыннан ул өч көн элек  Башкортстанның төп сәхнәсендә Республика көненә багышланган  концертта чыгыш ясаган. Ул нибары 37 яшендә, тормыш көче һәм таланты чәчәк аткан чагында арабыздан китеп барды. Айнур Фатыйховны алкышлап соңгы юлга озатырга уфалылар гына түгел, Казаннан һәм Мәскәүдән дә килделәр.

Концерт алдыннан ул хәтта минем нинди җыр җырлавымны да сорамый иде, чыга да уйный иде, үзеннән чагу буялар да өстәп, шулкадәр гениаль һәм талантлы иде. Аның  махсус минем өчен эшләгән аранжировкалары калды, аның баянда уйнавы, “бэк”лары яшәячәк. Аның энергетикасы  калачак, – ди, әрнеп, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Айдар Галимов. – Гаҗәеп хәл, күпләр уйный, әмма Аллаһ тарафыннан бирелгән шундый энергетика  барысында да юк. Озак укырга була, әмма энергетиканы, артистлыкны һәм сөйкемлелекне Аллаһ кына бирә. Айнур шундыйлардан иде, шундый музыкантны югалтуыбыз бик кызганыч! Яшәргә дә яшәргә иде әле!

Бу хакта тулырак сылтама аша укый аласыз.

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: