Барлык яңалыклар

Сергей Жуков: «Минем әнием татар кызы» (Видео)

"Руки Вверх!" төркеме җитәкчесе Сергей Жуков үзе турында фильм төшергән.

Сергей Жуков: «Минем әнием татар кызы» (Видео)
Сергей Жуков: «Минем әнием татар кызы» (Видео)


"Руки Вверх!" төркеме җитәкчесе Сергей Жуков үзе турында фильм төшергән. Шуның премьерасына Казанга җырчы үзе дә килгән. Фильм тиздән кинотеатрларда чыгачак.


"Премьерасын күрсәтү өчен бер дә юкка  Казанны сайламадым. Әнием - татар кызы. Өйдә татарча сөйләшмәсәк тә, телне ишетеп үстем: әни әбием белән гел туган телдә аралашалар иде. Казанда минем туганнарым да, дусларым да күп", - дигән Сергей. (Әйткәндәй, әнисенең исеме Лилия Наил кызы).
Кинода җырчының тормыш юлы сүрәтләнә: Димитровград шәһәрендә туып-үскән гади малайның бәләкәй чагы, үсмер вакытлары, укыган чоры һәм авырлыклар һәм казанышлар аша эстрада йолдызына әверелгән мизгелләре, бүгенге тормышы тасвирлана.

Сергей Жуков сүзләренчә, фильм реаль вакыйгаларга нигезләнгән. Фильмның кызыклы үзенчәлекләренең берсе булып Сергей Жуковның улы — Энджелның катнашуы тора. Ул әтисенең бәләкәй чагын уйнаган. Артистның сүзләренә караганда, бу рольгә кемне куярга икән дигән сорау бөтенләй тумаган. Улы шул кадәр әтисенә охшаган инде менә, суйган да каплаган, диләр андыйлар хакында.
Энжел яхшырак һәм килештеребрәк уйнасын өчен Димитровградка барып, аңа әтисе яшәгән фатирны күрсәткәннәр, кайчандыр чыгыш ясаган мәйданчыкларда йөргәннәр.
Фильмны Самарада (Жуковның укыган җире), шулай ук Сочи һәм Мәскәүдә төшергәннәр. Аны карасаң, 90нчы елларга кайткандай буласың, диләр. Өстәвенә, шул вакыттагы барлык концерт костюмнары да сакланган - актерлар нәкъ шул киемдә төшкәннәр.


Сергей Жуковның фанатлары өчен бу фильм бик кызык булыр дип көтелә. Укучыларыбыз арасында"Руки Вверх!" җырларын тыңлап үскәннәр бармы?

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас: