Барлык яңалыклар

Рәдиф Зарипов: "Начар сүз әйтсәләр, битараф кала алмыйм"

Рәдиф Зарипов: "Начар сүз әйтсәләр, битараф кала алмыйм"
Рәдиф Зарипов: "Начар сүз әйтсәләр, битараф кала алмыйм"

Башкортстанның атказанган артисты, автор-башкаручы Рәдиф Зарипов Казанга күченгәч, беренче тапкыр анда концерт куйган. Рәдифнең җырларын Гүзәл Уразова, Әнвәр Нургалиев һәм башка җырчыларның репертуарында да бар. Ул көйләр иҗат итә.


- Язылган җырлар күп, Аллаһка шөкер. Гүзәл Уразова, Илдар Хәкимов белән актив хезмәттәшлек иттек. Илдар белән без Уфа сәнгать көллиятендә бергә укыдык, тулай торакта бергә тордык та әле. Аллаһка шөкер, татар эстрадасында да, башкорт эстрадасында да җырларымны җырлап торалар.


- Башкортстан җырчылары Татарстанда да бик актив чыгыш ясыйлар. Сез үзегез кайсы республика өчен күбрәк эшлисез?
- Ике республиканы да бер итеп һәркөн юлда чабып йөрибез. Гомумән, мин республикаларны аеру яклы түгел. Безнең телләребез дә, моңнарыбыз да охшаш. Кайда чыгыш ясау, нинди телдә җырлар чыгару - һәркемнең үзеннән тора. Әтием - татар, әнием - башкорт. Миндә башкорт, татар каны ага, шуңа күрә ике милләтне бик хөрмәт итәм. Башкортлар турында начар сүз әйтсәләр, йөрәгем әрни. Татарлар турында начар сүзләр сөйләсәләр дә, битараф кала алмыйм. Ике телне дә туган телем дип атыйм.

Читайте нас: