Марат Яруллин үзенең концертына килгән 3 яшьлек баланы «исерек мин» дип җырлаткан. Артистка чәчәк бирергә дип сәхнәгә күтәрелгән Айлин үзенә 3 яшь икәнлеген әйтә. Марат Яруллин репертуарыннан «Исерек» җыры – иң яраткан җыры икән. Көе кабыну белән үк, сабый җырның:
«Бүген дә исерек мин,
Исерек сине сөюемнән.
Чыдап булмый, баш авырта
Эчкәннән, әллә сөюемнән», – дигән кушымтасын җырлап та биргән.
«Чып-чын балалар җыры, әйеме?» – ди аңа Яруллин. Сабый, килешүен белдереп, баш кага. Җырчының 151 мең язылучысы арасыннан 3 яшьлек баланың исерек турында җырлавыннан бер генә гаеп табучы да булмаган. «Шундый җимешкәй, татар телендә җаваплар бирә, җырлый. Матур, тырыша», – дип, татарча сөйләшкәне өчен мактап та җибәргәннәр әле.
Видеосы монда: Интертат