Барлык яңалыклар

Вадим Захаровның тотлыгуы өшкергәннән соң беткән

Аны бәләкәй чагында куркытканнар...

Вадим Захаровның тотлыгуы өшкергәннән соң беткән
Вадим Захаровның тотлыгуы өшкергәннән соң беткән

Татарстанның халык артисты Вадим Захаров бәләкәй чагында тотлыккан. Әти-әнисе аны бер өшкерүчегә алып барганнан соң гына беткән. Бу хәлне ул чәч кистерү турында сөйләгәндә әйтеп үткән.

"Минем өчен проблема иде ул чәч кистерү. Кечкенә чакта мин акырып, елап...куркытып бетерәләр иде. Кети-кети ала торган элекке кул машинкасын хәтерлисез микән?  Менә шуның белән кисә иде минем чәчне бер бабай. Кода бабай! Минем чәчне гел ул ала иде. Тарттырып, авырттырып бетерәләр иде. Һәр чәч кискән саен елап беткәнем истә.

Әгәрдә шаярсам, тыңламасам «хәзер Кода бабаң килә!» дия торганнар иде. Менә шуннан соң Вадим тотлыга торган булып калды! Белегез — балаларны куркытырга ярамый,» ди ул. Вадимны өшкерүче әбигә алып барганнар, ул өшкереп йөзем  ашаткан. Шуннан соң аның тотлыгуы беткән.     

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас: