Барлык яңалыклар

Элвин Грей тагын җәнҗал үзәгенә эләккән

"Туган як" җыры аңа проблемалар китереп чыгарган. 

Элвин Грей тагын җәнҗал үзәгенә эләккән
Элвин Грей тагын җәнҗал үзәгенә эләккән

Җырчының сүзләренә караганда, аңа татар телендә «Туган як» җырын җырларга мөмкинлек бирмиләр. Бу хакта артист үзенең социаль челтәрдәге битендә сөйләгән.

Җырчы «Барс Медиа» директоры Камил Гәрәевны, җырның сүзләрен татар теленә эшкәртү авторы Гөлнара Рәшитованы һәм Вәсилә Фәттахова фонограммасына хокук иясе Григорий Байтирәковны үзенә каршы сүз куешкан дип шикләнә. «Туган як» җырын җырларга рөхсәт өчен алар, янәсе, Элвин Грейдан Казан үзәгендә 45-65 млн сумлык фатир, «Барс медиа» ның барлык чараларында гомерлек бушлай чыгыш ясауны һәм тагын 3 миллион сумга якын акча таләп иткәннәр.

Җырчы судка барырга һәм юристлар белән мәсьәләне хәл итәргә ниятли.

Читайте нас: