Барлык яңалыклар

Илгиз Абдракипов: "Ашыктым. Барысы алдында да оят!"

Вәсилә Фәттахованың ире икенчегә өйләнүе хакында шулай дигән. 

Илгиз Абдракипов: "Ашыктым. Барысы алдында да оят!"
Илгиз Абдракипов: "Ашыктым. Барысы алдында да оят!"

1 ай элек мәрхүмә Вәсилә Фәттахованың ире Илгиз Абдракиповның икенче кабат өйләнгәннән соң, кичә аның аерылуы билгеле булды. Уфада танылган косметолог Лия Мифтахова белән зур туй үткәргәннәр иде. Ул Илгизгә үзе теләп кияүгә чыккан, туй үткәрү дә аның теләге булган. Баксаң, аңа танылу һәм пиар гына кирәк булган икән. Бәлки бу хәлдән соң бизнесы тагын да яхшырак барыр дип уйлагандыр? 

– Ул бу туй мәҗлесен үзе ашыктырды, - дигән Илгиз. - Менә хәзер якыннарым, дусларым: «Мәҗлестә бер дә синең белән янәшәдә булмады. Күзләре моңсу. Янып тормыйлар иде. Чынлап торып кияүгә яратып чыгучы хатын андый булмый», – дип, минем күзләремне ачтылар. Зур хата ясадым. Ашыктым. Ихлас ярата, балаларымны үз балаларыдай якын күрә, дип ышандым. Иртән торып чыгып китә, соң кайта. Миңа нигә андый хатын. Ашыктым, ашыктым... Барысы алдында да уңайсыз. Алдагысы әйбәт булсын инде, - дигән ул. 

Чыганак: Интертат

Читайте нас: