Барлык яңалыклар

Вәсилә Фәттахованың ире аерылган

Илгиз Абдракипов бер ай элек кенә өйләнгән иде...

Вәсилә Фәттахованың ире аерылышкан
Вәсилә Фәттахованың ире аерылышкан

1 ай элек мәрхүмә Вәсилә Фәттахованың ире Илгиз Абдракиповның, 8 ел ялгыз яшәгәннән соң, икенче мәртәбә өйләнүен язган идек. Ул 28 сентябрьдә Уфада танылган косметолог Лия Мифтахова белән кушыла. Аның 3 баласы бар, иреннән аерылган. Туй мәҗлесе Уфада уза. Биредә Айдар Галимов, Гүзәл Уразова, Илдар Хакимов, Ландыш Нигъмәтҗанова, Фәрит Таишев, Айрат Сафин, ди-джей Радик, Рамилә һәм Рамил Хәйретдиновлар кебек татар эстрадасы җырчылары котларга килә. Туйда Илгиз Абдракиповка «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» исеме бирелә. Ул татар артистларының концертларын оештыру белән шөгыльләнә. Әмма ни кызганыч, туй ясап 1 ай узганнан соң, алар аерылыша. Бу хакта имеш-мимешләргә ноктаны Илгиз Абдаркипов үзе куйды. 

Илгиз әфәнде, социаль челтәрләрдән сезнең туй фотоларыгыз юкка чыкты. «Аерылышканнар» дигән сүзләр дә йөри. Дөресме бу? Гаилә корып җибәрүегезгә бик шатланган идек, югыйсә.

– «Публичный» кешенең бер зур минусы бар – тамашачы бөтен нәрсәне күреп, белеп тора. Әйе, без аерылыштык. Гомумән, туй фотоларын Интернетка куясым калмаган. Әлбәттә, мине котлап язган һәрбер кешегә тирән рәхмәтләремне җиткерәм. Килгән барлык кунаклар алдында да үземне уңайсыз хис итәм. Икенче мәртәбә өйләнүемне тормышымның зур хатасы дип саныйм.

Ни өчен аерылыштыгыз соң?

– Безнең туй мәҗлесенә кадәр ул бөтенләй башка кеше иде. Минем балаларыма да, үзенең балаларына да вакытын бирде. Улым Кәрим белән урамга чыкты. Тәмле итеп өстәл әзерләде. Мин аны ихлас күңелемнән яраттым. 8 ел ялгыз яшәгәннән соң, аның да бәхетле гаилә төзергә теләвенә ышандым. «Мин сине бик яратам. Беркемгә дә бирмәячәкмен», – дип әйтә торган иде. Әлеге туй мәҗлесеннән соң, барысы да үзгәрде. Тормышымдагы шатлыклы вакыйга белән бүлешергә теләп, бергә төшкән фотоларны социаль челтәрләргә куйдым. Ә Лия куярга ашыкмады. Интрига булсын, диде. Видео урнаштырды. Ул видеода мин юк. Туй мәҗлесе булып, 3 атна узганнан соң, кич белән өйгә кайтып, шокта калдырды: «Мин арыдым. Яратмыйм сине, үзем генә яшисем килә», – дип китеп барды.

Яратмагач, ник кияүгә чыгарга?

– Миннән ир-ат ярдәме һәм пиар кирәк булган. Ул аны үзенә дә «пиар, иремне кайтарыр өчен эшләнелде» дип элеп куйган. Миңа скриншотын җибәрделәр.

Читайте нас: