Барлык яңалыклар

Фәдис Ганиев улы Кәрим белән җырлый (Видео)

Алма агачыннан ерак төшми! 

Фәдис Ганиев улы Кәрим белән җырлый (Видео)
Фәдис Ганиев улы Кәрим белән җырлый (Видео)

Эстрада йолдызлары Фәдис Ганиев белән Лилия Биктимерованың бердән-бер уллары Кәрим сәхнәне күреп үсә. Алай гына да түгел, концертларда аның чыгышын еш күрергә мөмкин. Әйтик, менә бу видеода әтисе белән бергә "Уфтанма" җырын башкаралар. Егетнең моңы бар икәне күренеп тора!

"Кәримнең дә җырлаганын күрә башладык, киләчәктә үзегез кебек артист булыр дип шатланасыздыр, - дип сорагач, Фәдис әфәнде: "Кәрим җырламас дип уйлый идек. Кинәт кенә моңга тартылды. Теләгәч, җырласын әйдә! Үпкәләре көчлерәк булыр (көлә). Әмма артист булуын теләмәс идек. Балалар иң мөһиме сәламәт булып, бәхетләре белән үссеннәр", - дип сөйләгән иде элегрәк бер интервьюсында. 

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас: