Билгеле булуынча, җырчы Ринат Рахматуллин беренче хатыны белән аерылганнан соң, Динара исемле кыз белән никахлаша. Җырчы сүзләренчә, Динара – бүгенге көндә аның төп терәге дә, ярдәмчесе дә, илһамландыручысы да. Динара ханым Ринат Рахматуллин белән ничек танышып кавышулары турында сөйләгән.
-Сез Ринат Рахматуллин белән кайда таныштыгыз?
-Ринат белән бер мәҗлестә таныштык. Ул анда җырларга килгән иде. Башта күзләребез очрашты. Аннан мин аның белән фотога төшәргә килдем. Шулай танышып, аралашып киттек.
-Динара, яшь аермагыз шактый икәнлеге беркемгә дә сер түгел инде. Ничә яшь cезнең аерма? Сине кеше сүзләре куркытмадымы?
- Безнең яшь аермабыз 25 елдан күбрәк инде (көлә). Баштарак, кеше сүзеннән курку, ни әйтерләр, дип уйлаулар булды инде ул. Әмма соңрак мин ныклы карар кабул иттем. Минем тормышны берсе дә яшәми бит, үз тормышым өчен мин үзем җаваплы. Әкренләп кеше сүзләренә игътибар итмәскә өйрәндем. Һәр кешенең үз тормышы, беркемнең дә бер кешене дә тәнкыйтьләргә, аңа гаеп ташларга хакы юк. Шул ук мине сөйләгән кешеләрнең балалары, оныклары белән нәрсә буласын беркем дә белми.
Гомумән, бәхетле кешеләрнең башкаларны тикшереп, гаепләп утырырга вакытлары юк. Минем, мәсәлән, кемдер турында уйлап утырырга вакытым да, теләгем дә юк. Мин үз тормышымнан кәнәгать. Үз тормышларында барысы да әйбәт булган кеше башкаларның тормышын чәйнәп утырмый. Бу тормышта дөрес яшәүнең формуласы язылмаган, аны һәркем үзе таба.
-Яшь аермасы зур булу аңлашылмаучанлыклар тудырмыймы? Көнләшүләр юкмы арагызда?
Беләсеңме, берара көнләшү булып алды. Ул бит колониядә булган вакытта минем белән генә сөйләшә, минем белән генә күрешә иде. Ул вакыт эчендә мин шуңа ияләштем. Ә инде иреккә чыккач, гел кеше арасында, гел игътибар үзәгендә булуын күреп, бераз аңлашылмаучанлыклар булып алды. Соңыннан тынычландым инде. Ул бит – сәхнә кешесе. Аннан Ринатның үземә генә карап торуын да күрәм (көлә). Аллаһка шөкер, бер-беребезне аңлап, санлап яшибез. Миңа – аның белән, аңа минем белән рәхәт. Юк-бар нәрсә уйлап вакытыбызны әрәм итмибез.
-Олырак ир-ат белән гаилә корган кызларны «байлыкка кызыккан» дип әйтүчеләр күп була. Сиңа да андый сүзләр ишетергә туры килмәдеме?
-Мин Ринатның байлыгына да, популяр җырчы булуына да кызыгып очраша башлаган кеше түгел. Мин аның тормышына мораль һәм финанс ягыннан иң авыр вакытында килеп кердем. Ринатның һәм минем әйләнә-тирәмдәге иң якын кешеләребез моны яхшы белә. Ә белмәгәннәр сөйләп утыралар, әйе. Сөйләсеннәр соң.
-Әти-әниең, якыннарың Ринат абыйны ничек кабул иттеләр?
Башта каршы булдылар, әлбәттә. Яшь аермабыз зур булгач, әти-әниләр дә шул кеше сүзеннән куркып калдылар. Ә инде таныштырырга алып кайткач, күрештергәч, Ринат турында фикерләре үзгәрде. Ринат – хәзер аларның яраткан кияүләре (көлә).