Башкортстанның атказанган артисты Марат Шәйбәков сентябрь аенда кинәт авырып китеп, дәваханәгә эләккән иде.
Җырчы инфаркт кичергән. Әле ул социаль челтәрләрдә сторислары аша тамашачылары белән элемтәгә чыккан.
"Көннәр җылы, чыктым әле менә "прогулка"га, - ди ул - Әле мин " Зеленая роща"да. Бу атнада, ягъни дүртенче октябрьдә, чыгарырга тиешләр, өйгә кайтаралар. Бу юлы дәваханәдә бик озак ятылды - 20 көннән артык.
Концертларга килгәндә, әлегә миңа җырларга ярамый, дуслар. Авыр күтәрергә дә ярамый. Чаллыдан 16 октябрьдә концертыгыз буламы, дип сорап яздылар. Юк, дуслар! Ул концертымны февральгә күчердем. Әлегә миңа 3-4 ай җырларга ярамый. Шундый хәлләр, дуслар!" - дигән җырчы.
Марат Шәйбәковның тизрәк савыгып чыгып, яраткан тамашачыларын сәхнәләрдә матур һәм моңлы җырлары белән сөендерүен теләп калабыз!