"Сер итеп кенә" тапшыруында җырчы Ильмира Нәгыймовага шәхси тормышы турында кызыклы сораулар биргәннәр.
- Син хәзер ирекле, шул ук вакытта чибәр, акыллысың, спорт белән дә шөгыльләнәсең. Ирләр күзлегеннән караганда, син бик тә матур ханым. Сиңа язучы, бүләк бирүче, ниндидер тәкъдим ясаучылар бармы?
-Мин хәтта күз алдыма да китермәгән идем - ярты ел эчендә мине инде 3 тапкыр кияүгә чакырдылар, - ди Ильмира. - Алар мине белмиләр, ә килеп кияүгә чыгарга тәкъдим итәләр. Алар мине җырчы буларак кына белүчеләр. Алар җырчы Ильмира Нәгыймовага гашыйк, ә үземнең нинди икәнемне белмиләр. Болай үзем "нормальный" кеше инде(көлә). Әмма әлегә кияүгә чыгу юк.
Аннан, бер дә белмәгән кеше "әйдә Казанга күч, мин сина фатир бүләк итәм. Кил, күч кенә, кайчан күчәсең?"- дип әйтүе шаккаттырды, - дип сөйләгән җырчы.