Билгеле булуынча, Фидан Гафаровның икенче хатыннан кызы үсеп килә. Актёрның читтә туган кызын үз хатыны ничек кабул итте икән? Моның турында Фидан Сафа улы тормыш иптәше мәрхүмә Фәридә апа турында сөйләгәндә болай дип әйтеп үткән: "Читтә туачак балам турында белгәч, иң беренче Фәридә апагызга кайтып әйттем. Үз каным икәненә шикләнмәдем, ә менә Фәридәнең ышанасы килеп ике тапкыр ДНК ясаттык. Ул да Самираны яратты. Без җәй буе Уфага йөреп эшләдек, ул Самира белән өйдә кала иде. Самира белән әнисенә әле дә ярдәм итәм. Жуковода ике катлы коттеджда яшиләр. Яхшы мәктәптә укый. Кабаттан тормыш корырга теләмәмим - кемгәдер яраклашасым килми. Эчке табигәтем шулай. Мине үзгәртеп булмый. Фәридә кебек акыллы хатын җир йөзендә башкача юк ул. Йөрәгемдә сагыш та бар, Фәридәмне сагынам. Бик акыллы ханым иде. Гомере буена мине яратып, хөрмәт итеп, иҗатыма ярдәм итеп яшәде. Ахирәтләре мине еш кына тегенең белән йөри, моның менән очраша, дип сөйләгәндә дә сер бирмәде. “Фидан күренекле артист, аны хатыннар, кызлар да яратмаса ни була инде, мин аны барыбер яратам",– дип кенә әйтә иде. Күңелемдә әле дә башкаларга урын юк".