Җырчы Ринат Рахматуллин инде күптәннән янәшәсендә үзен аңлаучы һәм яратучы якын кешесе булуы турында әйтеп килде. Аның шактый соңарып килгән мәхәббәте белән сезне дә таныштырырга булдык. Динара сорауларга ачылып җавап биргән
Динара, хәзер сине Ринат Рахматуллинның тормыш иптәше дип таныштырсак, дөрес буламы? Сез никахлаштыгыз бит, әйеме?
Әйе, дөрес була. Без никах белән торабыз. Ринат – минем тормышымда үзем сайлап алган тиң ярым.
Аның белән кайда таныштыгыз?
Ринат белән бер мәҗлестә таныштык. Ул анда җырларга килгән иде. Башта күзләребез очрашты. Аннан мин аның белән фотога төшәргә килдем. Шулай танышып, аралашып киттек.
Үзең турында сөйләп кит әле, син кайсы як кызы? Ринат абый белән эшли башлаганчы нәрсә белән шөгыльләндең?
Мин – татарстанның Саба районы кызы, Сабаның үзендә туып-үстем. Ринатның төркемендә администратор вазифасын башкарганга кадәр йөзү буенча тренер булып эшләдем. Адаптив физкультура юнәлешендә алган белемем бар, шуңа, тренер булу белән беррәттән, параллель рәвештә ДЦП авырулы балалар белән дә шөгыльләндем.
Ринат Рахматуллин бер әңгәмәсендә синең спортсменка булуың турында билгеләп үткән иде. Спортның кайсы төре белән шөгыльләнәсең?
Мин кечкенәдән спортның йөзү һәм уктан ату кебек төрләре белән шөгыльләндем. Уктан ату буенча Татарстан чемпионы. Россиякүләм ярышларда да бик күп катнаштым. Бүләкләрем, грамоталарым бихисап. Яшүсмер вакытымда хәрби-патриотик клубка йөрдем. Калашников автоматыннан ату буенча Кырымда узган Россия беренчелегендә катнаштык. Татарстан командасына составында Россия чемпионы исемен яуладык.
Кыскача әйткәндә, менә шундый арбалеттан, уктан, автоматтан ату кебек, хатын-кызлар өчен ятрак спорт төрләрен үз итәм инде мин. Соңгы вакытта ныгытып шөгыльләнергә вакыт кына җитеп бетми.
Яшь аермагыз 25 яшь... Бу зур булу аңлашылмаучанлыклар тудырмыймы? Көнләшүләр юкмы арагызда?
Беләсеңме, берара көнләшү булып алды. Ул бит колониядә булган вакытта минем белән генә сөйләшә, минем белән генә күрешә иде. Ул вакыт эчендә мин шуңа ияләштем. Ә инде иреккә чыккач, гел кеше арасында, гел игътибар үзәгендә булуын күреп, бераз аңалшылмаучанлыклар булып алды. Соңыннан тынычландым инде. Ул бит сәхнә кешесе. Аннан Ринатның үземә генә карап торуын да күрәм (көлә). Аллаһка шөкер, бер-беребезне аңлап, санлап яшибез. Миңа аның белән, аңа минем белән рәхәт. Юк-бар нәрсә уйлап вакытыбызны әрәм итмибез.
Фото: Динараның шәхси архивыннан.
Чыганак: Интертат