Барлык яңалыклар

Фидан Гафаровка - 77!

Туган көнен ул ничек һәм кайда каршылый? 

Фидан Гафаровка - 77!
Фидан Гафаровка - 77!

Русиянең, Башкортстанның, Татарстанның халык артисты, Салават Юлаев ордены кавалеры, Уфаның мактаулы гражданины, Халыклар Дуслыгы ордены кавалеры, күренекле актер һәм җырчы Фидан Гафаровка 12 октябрьдә 77 яшь тула. Бу көнне Башкорт дәүләт драмтеатрында аның туган көненә багышланган тантаналы чара узачак.

Безнең халыкка Фидан Гафаровның кем икәнлеге турында сөйләп тору артыктыр, мөгаен. Аның тавышы, җырлары, сәхнәдә уйнаган рольләре берничә буынга таныш! Шул гомер эчендә ул татар-башкорт сәхнәсенең символына әверелде, тамашачыларны үзенең таланты һәм харизмасы белән сөендерде. Аның көчле тавышы һәм башкару осталыгы һәркемне сокландыра, үзенә гашыйк итә, илһам һәм дәрт өсти.

Актёр үзенең 77 яшен театрда яраткан тамашачылары белән үткәрергә уйлый. Бу көнне театр Хәлисә Мөдәрисова пьессасы буенча Айрат Абушахманов куйган «Бәхет хакы» музыкаль мелодрамасын тәкъдим итәчәк. Театрга рәхим итегез! 

Чыганак: Фидан Гафаровның социаль челтәрләрдәе аккаунтыннан. 

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас: