Татарстанның атказанган артисты Сиринә Зәйнетдиновадан "Бер ватылган савытны кире төзәтеп булмый”, диләр. Сез аны да төзәтә алгансыз. Ирегез белән аерылышып, 10 елдан соң янәдән кавыштыгыз. Бер-береңә ярашу чоры булдымы? - дип сораганнар.
- Безнең арада булган барлык үпкәләрне, кимчелекләрне аңлашылмаучанлыкларны онытырга сүз бирдек. “Бүгеннән без чиста яңа биттән башлыйбыз. Элек булганнар артта кала”, - дидек. Шул сөйләшүдән соң, көнләшеп, үткәннәрне искә алганыбыз булмады. Бер балык башын чәйнәгәндә, кушылуның сәбәбе бармы соң? Бик матур аңлашып яшибез.
-Якыннарыгыз бу адымыгызга каршы килмәдеме?
- Безне кызыбыз кавыштырды. Беркем каршы килмәде. Ике яктан да әти-әниләр бер тапкыр да авыр сүзләр әйтмәделәр. Бу вакытта да безгә гаилә терәк булды, мин аларга бик рәхмәтлемен.
- Кызыгыз Ильвина бик матур җырлый. Киләчәктә сәхнәдә чыгыш ясарга телиме?
- Безнең өйдә тәүлек буе җыр тынмый. Ильвина лингвистка укыса да, уку йорты чараларында ансамбль белән чыгыш ясый. Аның сәхнәгә, иҗатка тартылуына бер дә каршы килмим. Табигатьтән бирелгән сәләте дә, матурлыгы да, моңы да бар. Ильвинаның телләр өйрәнәсе килде, “сәхнәдә чыгыш ясарга беркайчан соң түгел”, - диде ул. Хәзер инглиз, төрек, француз телләрен үзләштерә.
Тулырак: "Шәһри Казан"