Барлык яңалыклар

Ришат гастольләргә киткәндә көнләшми микән?

"Элек йөргән кызы бар икәнен белә торып та, кайбер кызлар өметләнеп йөрде",  ди җырчының хатыны Алия.

Ришат гастольләргә киткәндә көнләшми микән?
Ришат гастольләргә киткәндә көнләшми микән?

Якташыбыз, Башкорстанның һәм Татарстанның атказанган артисты Ришат Төхвәтуллин эстрадада  иң чибәр дип танылган асыл ир-егетләрнең берсе. Өйләнгәнгә кадәр аңа кызлар ягыннан игътибар зур булды. Хатыны Алиягә  “Шаян ТВ” каналында чыгучы  бер тапшыруда көнләшүгә ничек каравын, турында сорау биргәннәр.

 

"Элек йөргән кызы бар икәнен белә торып та, кайбер кызлар өметләнеп йөрде. Башта бик сәер кабул иттем, хәзер ияләштем инде. Туйдан соң кызлар тынычланды. Әйе, аның тирә-ягында чибәр кызлар күп иде, алардан игътибар нык сизелә иде", - дип сөйләгән җырчы.

Алия сүзләренчә, ул Ришатны гострольләргә җибәргәндә көнләшми. "Ришат улыбызны бик ярата. Киткәндә дә күзләр яшьләнә, гострольләр вакытында да ярты сәгать саен хәл сорашып тора, сагына. Гаиләдә кемдер булса да эшләргә тиеш, шуңа мин аңлыйм. Ул яклап мин тыныч", - дигән ул.

Тулырак: ТНВ

 

 

 

 

Читайте нас: