Вилли – Вильдан Шәмсетдинов тормыш иптәше Гөлназ Асаеваны җырчы Альберт Вәлиуллинга көнли икән. Бу хакта ул блогер Олеся Леснаяга әйткән. Альбертның концертында сәхнә артын төшереп, артистларны сөйләштереп йөргән Олеся Лесная Вильданнан: «Гөлназны Альбертка көнләмисеңме?»- дип сорый. «Көнләшәм, шуңа килеп бастым бит», - дип әйтә ул.
Альберт Вәлиуллин белән Гөлназ Асаева узган ел бик матур «Онытылмас җыр булып» дигән дуэт яздырганнар иде. Халык җырны бик җылы кабул итте. Видеоларны караучылар арасында да: «Гөлназның карашы – бомба, ире көнләмиме икән?» - дигән фикерләр очраган иде. Алар ул җырны кичә Альбертның Казанда узган cольный концертында да башкардылар.
Тулырак: intertat