Барлык яңалыклар

Гүзәлем: "Чит ирләр килеп кочарга да күп сорамыйлар"

Ягъни Гүзәлем һәм Салават Миннихановлар ни өчен сәхнәдән киткән?

Гүзәлем: "Чит ирләр килеп кочарга да күп сорамыйлар"
Гүзәлем: "Чит ирләр килеп кочарга да күп сорамыйлар"

"Чит ирләр кочакларга гына тора" Гүзәлем һәм Салават Миннихановлар "You Tube" каналында "Хочу халяль" дигән рус телендәге тапшыруда катнашканнар. Алар анда ни өчен сәхнәдән китүләре турында сөйләгәннәр.

Билгеле булуынча, Гүзәлем белән Салават шәхси концертлары белән хәзер чыгыш ясамыйлар, аларның җырларын башка төрле бәйрәмнәрдә генә ишетергә мөмкин. Дин буенча җырлау тыелмый, әмма ныклап дингә бирелгәч, алар үзләренең шөгыльләренә икенче күзлектән карый башлаганнар.

"Башка ирләр алдында гаурәт күрсәтеп җырлап тору килеши. Сәхнәдә тамашачылар алдында җырлау бер хәл, ә артист булгач, банкетларга да чакыралар. Анда чит ир-атлар безнең янга килеп, кочаклап фотога төшәргә дә күп сорамыйлар. Шул яклап караганда, дин буенча бу яхшы гамәл түгел. Хаҗга барып кайткач, җырчы булу теләге ныклап сүнде, - дигән Гүзәлем. - Дин юлын сайлавыма сөенеп бетә алмыйм. Биш вакыт намазга басканнан соң, дөньяга карашым үзгәрде, - дигән ул.

Гүзәлем: "Чит ирләр килеп кочарга да күп сорамыйлар"
Гүзәлем: "Чит ирләр килеп кочарга да күп сорамыйлар"
Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас: