Аларның тормыш иптәше белән өйләнешүләренә 20 ел тулган. «20 ел элек син килдең дә мине алып киттең. Үзеңнең дөньяңа! Безнең дөньябызга», – дип, матур сүзләр яза ул ире турында. Җырчы белән тормыш иптәшенә язылучылары мәхәббәтләре гомерлек булуын, озак һәм бәхетле итеп гомер итүләрен теләгәннәр. «Сез – искиткеч пар! Озак гомер итегез»; «Нинди чибәр сезнең ирегез. Моннан 20 ел элек нинди булгандыр, күз алдына китерәм»; «Бик матур бәйрәм! Бәхетте-шатлыкта яшәргә язсын», – дип язалар аларга.
Алсу Абульханова тормыш иптәше белән Әмир һәм Солтан исемле ике ул тәрбияли. Олы уллары Әмир узган ел Мәскәүгә ГИТИСКА укырга керде, төпчек уллары Солтанга – 11 яшь.
Тулырак: Интертат