- Балаларыңның хәлләре ничек, Руслан?
- Әйбәт. Әле кичә Ясминә кичке сәгать 9да шалтыратты: «Әти, сагындым сине», – ди.
-Син хәзер аларның тормышында ничә процент бар?
-Үзем теләгән кадәр түгел, кызганычка… Халык шундый кызык ул. «Балаларыңны кара, янәшәләрендә бул», – дип язалар. Менә шундый кешеләрне мин каршыма утыртып аңлатыр идем: мин балаларым белән бергә яшәмим, аларга тәрбия бирә алмыйм… «Воскресный папа» булып, ялларда күрешкәндә генә мин аларга нәрсә өйрәтим, әйтегез әле… Мине ул әйбердән мәхрүм иттеләр.
Балаларым да моңа бик борчылалар. Ялтыравык алып биреп кенә юатып булмый бит ул баланың күңелен. «Балаларыңны карамыйсың» дип язучы кешеләргә шуны гына әйтәсем килә. Мин балаларыма үзем теләгән кадәр игътибар, тәрбия бирә дә, алар тормышында була да алмыйм. «Аерылдык та балаларны барыбер үзем карыйм» дигән әйбер – әкият ул. Алай берничек тә була алмый. Аерылгансың икән, син инде балаларыңның тормышында кечкенә генә өлеш калдың дигән сүз… Иллюзияләр ул аерылгач та әйбәт әти булып калу.
Әниләре үзе дә гел гастрольләрдә, кайтып та кергәне юк. Безнең балаларны аның сеңлесе карый. Ул болай да авыру, йөрәгендә аппарат тора. Бер ул гына ничек җитешеп карап бетерә алсын балаларны? Алар хәзер татар телен оныттылар. Минем белән яшәгәндә татарча матур итеп сөйләшәләр иде. Камил азрак белә әле, ә Ясминә бөтенләй татарча белми хәзер. Миңа килгәч: «Монда татарча сөйләшәбез», – дим инде мин аларга.
Ялларда алып киләм. Әни килгән саен кунак итеп җибәрә, бәлешләрен, өчпочмакларын пешереп. Әни дә сагына. Бу – җиңел түгел, барысын да без бары тик үзебез генә беләбез.
Руслан белән тулырак интервью: "Интертат"