Барлык яңалыклар

Җыр сатып алу күпмегә төшә?

Ләйсән Гыймаева татарча җырларның бәяләрен әйткән.

Җыр сатып алу күпмегә төшә?
Җыр сатып алу күпмегә төшә?

Җырчы, Татарстанның атказанган артисты Ләйсән Гыймаева социаль челтәрдә бер җырны яздыру бәясенең күпме торуын әйткән.

«Җырның текстын ничә сумга сатып аласыз?» – дип сораганнар җырчыдан. «Текстны аерым сатып алабыз, бәяләре төрле», – дип җавап биргән Ләйсән Гыймаева. «Бер җырның бәясе күпме торганын сорыйсыз. Иң арзаны 35-40 меңнән башлана, иң кыйбаты – 100 мең. Моңа радио, телевидениедә ротация, клип төшерү кермәгән», – дип язган җырчы.

Тулырак: Интертат

Читайте нас: