Барлык яңалыклар

Вадим Захаров: Күз тиюгә ышанам

Җырчы сәхнәгә чыккканда башына тоз сибә икән.

Вадим Захаров: Күз тиюгә ышанам
Вадим Захаров: Күз тиюгә ышанам

Татарстанның халык артисты Вадим Захаров белән интервьюдан өзек.

- Концертта кызларыгыз, гаиләгез турында сөйләдегез. Ләкин аларны социаль челтәрләрдә күрсәтмисез. Ник?

- Мин тамашачыга гаиләне чыгарып селкү яклы түгел. Ул – гаилә бит инде шуның өчен, аны нәрсәгә күрсәтергә. Мин шундый фикердә, кешегә чыгып, күрсәтеп, бөтен әйберне дә селкергә ярамыйдыр. Күз тияр.

- Күз тиюдән куркасызмы?

- Күз тиюгә ышанам.

- Саклану өчен нәрсәләр кулланасыз?

- Кулланам дип, элекке әбиләрнең әйткәннәре бар иде инде, миләш яфрагы, ботагы куярга, дип. Булавкалар, энәләр кадап куям. Шунда костюмга кадап-кадап куелган инде алар. Кемдер башыңа тоз сибеп чыгарга куша.

- Алай да эшләгәнегез бармы?

- Әйе.

- Концертлардан соң үзегезне авыр хис иткәнегез булдымы?

- Бааар. Һәрбер концерттан соң булмаса да, кайбер көнне кайтып йоклый алмаган вакытлар була. Тозлы сулар белән юынам.

Тулырак: интертат

 

Читайте нас: