Барлык яңалыклар

Марат Шәйбәков хастаханәгә эләккән

"Хәлләремне сорашканнар, тамашачыларым борчыла".  

Марат Шәйбәков хастаханәгә эләккән
Марат Шәйбәков хастаханәгә эләккән

Җырчы Марат Шәйбәков хастаханәгә эләккән. Җырчының тормыш иптәше куйган сторислардан аңлашылганча, Марат Шәйбәков хирургия бүлегендә дәвалана. Аны әле бүген генә палатага күчергәннәр.

Ничәмә көн телефонсыз булганнан соң, ул бүген, ниһаять, дуслары белән элемтәгә чыккан. «Дуслар, моңа кадәр телефоным булмады. Хастаханәдә ятам әле. Телефонга меңләгән смслар килгән. Хәлләремне сорашканнар, тамашачыларым борчыла. Сәхнәдәшләр, Татарстан, Башкортстан артистлары шалтыратып, ярдәм кирәкме, дип торалар. Барыгызга да, дусларыма, туганнарыма, коллегаларыма зур рәхмәт.

Минем белән барысы да әйбәт, Аллага шөкер, дуслар. Таза булыгыз, үзегезне саклагыз. Бергә булыйк, әле концертларда очрашырбыз», – дип сөйләгән ул. Видеосы монда.

Чыганак: 

Читайте нас: