Барлык яңалыклар

Ир-атлар Илсөя Бәдретдинованың теңкәсенә тигән

Җырчы тамашачыларын шаккатыруын дәвам итә. 

Видеодан скриншот.
Фото: Видеодан скриншот.

Илсөя Бәдретдинова бу көннәрдә халыкны берсеннән-берсе үзенчәлекле яңа образлары белән шаккатыра. Әле күптән түгел генә җиргә кадәр җиткән озы-ын толым тагып, су буенда утырган фотолары белән гаҗәпкә калдырган иде. Инде тагын яңа образын күрсәтә. Бу юлы артистның өстендә шәмәхә тун һәм озын кызыл итек. Әлеге образы белән Илсөя теңкәсенә тигән хейтерларына да җавап бирә.

«Теre озын чәч белән төшкән фотоны үтерделәр генә сүгеп. «Кем шулай йөри инде?» – диләр. Әйе, менә шулай базарга барам мин, озын чәчләремне сөйрәп. «Син элек чибәр идең. Хәзер бигрәк ямьсез». Соң, авызыңа керим… сез дә яшь чагында чибәр булгансыздыр инде ул.

«Бу бит синең чәчең түгел!» Ату мин белмим! «Аллаһы Тәгалә биргәнгә шөкер ит. Сиңа шундый озын чәч бирмәгән бит ул».

Давай так! Сез дә бизәнмәгез! Үкчәле түфли дә кимәгез! Кирәк дип тапкан булса, тумыштан каблук белән туган булыр идегез! Губка тутырган бюстгальтер да кимәгез! Алка да такмагыз! Тырнакларыгызны кисмәгез, җоныгызны кырмагыз... Кирәкмәсә, үсмәс иде!

Уууууфффф, үзем язам, үзем көләм. Хөрмәтле, кайберәүләр, нишләп шундый соң сез, ә? Соң понятно инде, кайбер образлар махсус ниндидер съемкалар өчен генә эшләнелә. Әле ярар инстаграмда (Россиядә тыелган социаль челтәр) җыен килде-киттене хатын-кызлар гына яза, контактта hәм телеграммда ир-атлар хатыннардан да болайрак. Вот монда «жаришка».

Ладно, киттем мин дальше кыланырга. Репетицияләр бара полным ходом. Группа белән күченәбез сәхнәгә. Теге озын чәчне, ямьсез киемемне яңа программада күрерсез. Күрсәтәсем килә бит. Килеп: «Нәрсә инде бу? Бигрәк ямьсез!» – дип сүгеп булса да кайтып китәрсез», – дип яза җырчы.

Җырчының хейтерлары да, фанатлары да йоклап ятмый. Бу видеосы янында да әллә никадәр комментарийлар калдырганнар. Алар 2 төркемгә бүленгән. Берәүләре «артист кеше менә шундый кыю булырга тиеш» дигән фикердә булса, икенчеләре «Илсөягә тыйнак булу комачау итмәс иде» дигән уйда.

Бу хакта тулырак монда укый аласыз. 

Читайте нас: