Барлык яңалыклар

Джефф Монсонның тиздән никахы була, ди

Валерий Шахов.
Фото:Валерий Шахов.

Октябрьдә Русия һәм Америка спортчысы, катнаш көрәш көрәшчесе (ММА), Башкортстан Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты Джефф Монсон өйләнә. Тантананы мөселман нормалары буенча уздыру планлаштырыла.

Исегезгә төшерәбез, элегрәк Джефф Монсон ислам кабул итүен дип хәбәр иткән иде. Бу хәл Мәскәүдә Европа мөселман форумы оештырган Корбан бәйрәме тантанасы  вакытында булды.

Кәләшнең исеме  – Екатерина, ә туйны кунаклар чакырып  яшь пар 2025 елның язында уйнарга планлаштыра. "Без Екатерина белән ислам йолалары буенча октябрьдә өйләнешәбез. Никах йоласын мин бик яраткан Уфа мәчетләренең берсендә үткәрергә булдык. Без үзебезнең шәхси тормышыбызны халыкка чыгармаска тырышабыз. Тумышы белән Екатерина Подмосковьедан, Воркутада яшәгән дип кенә әйтә алам. Хәзер без бергә. Кунаклар чакырылган туйны 2025 елның язында уздырачакбыз",  –  дип сөйләгән Джефф Монсон РИА Новости Спорт агентлыгына. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: