Барлык яңалыклар

КВН легендасы Александр Масляков вафат

Соңгы ике ел дәвамында диярлек ул бик каты авырган. 

kinoafisha.info
Фото:kinoafisha.info

Бүген, 8 сентябрьдә, КВН легендасы һәм билгеле телевидение алып баручысы Александр Масляков вафат булган. Бу хакта “Клуб веселых и находчивых”ның рәсми Телеграм-каналында хәбәр иттеләр.

Барыбыз да яратып караган “КВН” тапшыруын Масляков 1964 елдан бирле алып барган. Александр Масляков Русиядә генә түгел, читтә дә юмор һәм сатира символыбулып танылды.  

Үз эшчәнлеге өчен ул “Ватан алдындагы казанышлары өчен” орденына һәм башка бик күп дәрәҗәле бүләкләргә лаек булган. "Аның Русия күңел ачу телевидениесе үсешенә керткән өлешен бәяләп бетерү мөмкин түгел. Александр Васильевич Масляковка якты истәлек", – диелгән Телеграм-канал басмасында. 

Александр Масляков соңгы тапкыр КВН тапшыруы съемкаларында 2022 елның көзендә катнашкан.  Шул ук елның февралендә ул икенче тапкыр ковид белән авырганын сөйләгән. Күп тә үтми тбиблар аның үпкәләрендә яман шеш ачыклаган.  Ике ел чамасы ул яман шеш белән көрәшкән. Ә 8 ай элек онкологлар Масляковка дәвалау, кызганычка каршы, ярдәм итмәячәк дип хәбәр иткән.

Соңгы арада 82 яшьлек Масляков Мәскәү дәваханәләренең берсендә паллиатив бүлектә яткан. Юмор һәм сатира легендасы соңгы сулышын алганда  янында якыннары булган.

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: