Барлык яңалыклар
Йолдызлар тормышыннан
3 сентябрь 2024, 19:34

Шуфутинский халык артисты исеменә лаекмы?

Аның "Третье сентября" җыры 30 елдан артык популярлыгын югалтмый. 

Шуфутинский халык артисты исеменә лаекмы?
Шуфутинский халык артисты исеменә лаекмы?

Михаил Шуфутинскийның өченче сентябрьгә багышланган җырын белмәүчеләр сирәктер. Аның иҗатын сөючеләр җырчыга халык артисты исемен бирүләрен сорыйлар.

Ул 30 елдан артык ел саен безнең өчен 3 сентябрь "календарен әйләндерә" һәм аның әле һаман бу мактаулы исеме юк, дигәннәр.

"Русия ветераннары" хәрәкәте җәмәгатьчеләре Путин белән Мәдәният министрлыгына мөрәҗәгать итеп, шансон җырчысына исем бирүне үтенеп хат язганнар.

Әлегә аның "атказанган" исеме генә бар, ә халыкныкын әле бирергә уйламыйлар. Оешма вәкилларе моны якын арада хәл итәргә кирәк дип саный, чөнки "Третье сентября" җырын, Яңа елдагы "Ирония судьбы" фильмы кебек үк, аны да көтеп алалар, ул да мәңгелек хит. Шуфутинский бу мактаулы исемгә күптән лаек, дигәннәр.

"Михаил Шуфутинский артист кына түгел, ә бүгенге катлаулы заманда туган иленә булган мәхәббәте турында ачыктан-ачык белдерергә курыкмаган ныклы принциплы кеше дә. Аның позициясе хөрмәткә лаек, һәм, һичшиксез, ул "Русия Федерациясенең халык артисты" исеменә лаек. Җәмгыять күптән инде аны шулай саный", - дип белдергән хәрәкәт рәисе Илдар Рәҗәпов.

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас: