Эстраданың танылган артисты Люция Мусинага «Татарстан Республикасының атказанган артисты» исеме бирелгән. «Музыка сәнгатен үстерүдә керткән өлеше өчен» тапшырылган аңа бу мактаулы исем.
Люция Мусина — татар эстрадасында күптән үз исемен булдырган, тыйнак җырчыларның берсе. Бәхәсләргә кысылмый, имеш-мимешләр чыгарырга җирлек тудырмый, популярлык артыннан да кумый. Үз җаена иҗат итә ул. Зур сәхнәдә чыгыш ясый башлавына 28 ел үткән.
Люция — Татарстандагы Лениногорск районының Туктар Урдаласы авылы кызы. Җырчы Рөстәм Закиров белән гаилә корып, иренең фамилиясен алса да, сәхнәдә элеккечә — Мусина булып кала