Барлык яңалыклар

Илназ Баһ, Уфада чыгыш ясап, лауреат булган

"Татар-информ" архивы.
Фото:"Татар-информ" архивы.

Татарстанның атказанган җырчысы Илназ Баһ  Уфада «Геройлар вакыты» патриотик җырлар III Бөтенрусия ачык конкурсында беренче тапкыр композитор буларак катнашты. Ул бәйгедә «Зинһар, исән кайтыгыз» җырын тәкъдим итте.

Җырның сүзләрен Альбина Рәҗәп язган. Барлыгы 300 гариза килгән булган.

«15 төбәктән 36 катнашучы ярымфиналга чыкты. Илназ өченче дәрәҗә лауреат булды, аңа акчалата сертификат һәм бүләк тапшырылды. Котлыйбыз! Молодец, без синең белән горурланабыз», – дип язган тормыш иртәше Гүзәл Идрисова социаль челтәрдәге сәхифәсендә.

Илназ Баһның иҗатын яратучылар күпсанлы котлауларга кушыла.

Җырчының башкортча чыгыш ясавын сылтама аша карый аласыз. 

Читайте нас: