Барлык яңалыклар

Уразова Уфада бер миллион сумга җырлый

Күпме бу, азмы? 

Уразова Уфада бер миллион сумга җырлый
Уразова Уфада бер миллион сумга җырлый

Гүзәл Уразованың Уфа юбилеендагы чыгышы өчен 1 млн сум түләнәчәк. Билгеле булуынча, 30-31 август көннәрендә Уфаның 450 яшьлек юбилеенда халыкның күңелен күрү өчен рус һәм татар эстрадасы йолдызлыры чакырылган. Шул исәптән татар эстрадасы йолдызы Гүзәл Уразова да чыгыш ясаячак.

Уфага килеп җырлау өчен аның белән килешүне Уфа иҗади проектлар һәм креатив индустрияләр үзәге төзегән. Чыгыш ясау бәясе, дәүләт сатып алулары сайты нигезендә, бер миллион сум тәшкил иткән.

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас: