Ильмира Нәгыймова социаль челтәрдәге сәхифәсендә Марат Яруллин белән башкарган яңа «Үбим әле» җырыннан өзек куйган.
«Үбим әле,
Үрелмә син.
Үбим әле,
Үрелмә син», – дип җырлый алар, бер-берсенә сыенып.
Комментарийларда халык кабат Марат, Ильмира, Руслан – мәхәббәт өчпочмагы турында язган. Алар үзара бәхәскә кергән.
"И Аллам. Ильмира кемне кемгә алыштырдың син. Синең яшең бара бит инде, 2 бала әнисе, азрак җитди булырга кирәк, урам балалары кебек түгел. Руслан белән тиңләрлек кеше түгел инде",
"Алып кит инде ул Русланны үзеңә, алып кит!",
"Русланның кем икәнен беләсезме соң? Кем соң ул шулхәтле, бер адәм, бәләкәй малай кебек елап утыра камерага. Руслан кешеме соң ул, балаларга ярдәм итми түгелме соң?!",
"Монда ярдәм итү турында сүз бармый. Ильмираның үзен тотышы турында сүз бара, тамашачысы – мәктәп балалары",
"Үз балалары Русланга кирәкмәгәч, андый ир нәрсәгә кирәк? Статус өченме? Марат белән Ильмира бик килешеп тора, тапканнар үзләрен. Монда бәхет теләргә, ә үткәнне искә алырга кирәкми",
"Нинди бәхет? Ильмира тамашачыларга «безнең арада берни дә юк» дип ышандырды",
"Нигә ул меңләгән кешегә хисләрен ачып ташларга тиеш? Шәхси тормышы...",
"Бергә җырлагач, бергә булырга тиешмени соң алар? Бу бит – дуэт, пиар!. Уразова белән Элвин Грей җырлап йөрделәр. «Мы будем с тобой, иншаллаһ», – дип. Бу – бары тик аларны эшләре. Ильмира, кызым, бик матур, молодец. Кешедә кешенең эше юк, ошамаса, карамагыз",
"Күп артистлар дуэт яздыра, Ильмира гына түгел. Фирдүсне сәхнәгә менеп кочаклап, ирененнән үбеп төшеп китәләр. Ильмира молодец! Берүзе алып бара тормышны, көчле рухлы кеше. Шулай, бары алга! – дип тәмамланган диалог",
"«Кайчан туй?» – дип язышканнар Ильмира Нәгыймованың язылучылары.
Бу хакта тулырак монда карый аласыз.