Барлык яңалыклар

Актёр Рузил Миңнекаев: "Мин төрекчә күп сүзләр беләм икән"

 «Великолепный век» сериалы йолдызы Бурак Озчивит белән алар Әлмәттә  "Ёлки" фильмында төшкәннәр. 

Актёр Рузил Миңнекаев: "Мин төрекчә күп сүзләр беләм икән"
Актёр Рузил Миңнекаев: "Мин төрекчә күп сүзләр беләм икән"

Якшәмбе көнне, 25 августта, Әлмәттә «Ёлки11» фильмының берничә өлеше төшерелгән, анда "Слово пацана" фильмы герое Рузил Миңнекаев белән Төркия актёры Бурак Озчивит катнашкан.

Рузил дә, «Великолепный век» сериалы йолдызы Бурак Озчивит кебек үк, «Золушка» исемле новеллада уйнаган. Сюжетның нечкәлекләрен әлегә әйтмиләр, әмма бу мәшһүр әкиятнең бер интерпретациясе булачагы билгеле. Төрек актёры Бурак Озчивит белән бергә кинода төшү Рузил өчен кызыклы булган. 

"Мин хәтта, дөресен генә әйткәндә, башта моның ничек булачагын күз алдына да китерми идем. Минем өчен бу үзенчәлекле һәм тәҗрибә өчен дә шәп булды. Без аның белән тәрҗемәче аша аралаштык. Шулай да, мин төрекчә күп сүзләр беләм икән, чөнки безнең телләр охшаш", - дигән актер.

Чыганак: "Известные, выдающиеся татары. Татарский мир" ВК төркеме. 

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас: