+9 °С
Болытлы
Вадим Захаров бүгенге көндә сентябрь аенда булачак сольный концертларына әзерләнә. Шул уңайдан җырчы яңа җырлар да яздыра. «Балачаклар искә төшеп китте әле, яңа җыр яздырган идем, чана турында», – дип сөйләгән ул бу хакта үзенең шәхси блогында.
«Авыл лапасында булган бөтен иске-москы әйберләр турында җырлап бетердем бугай инде. Иске көзге, велисәпиттер, хәзер чана турында. Тагын нәрсә турында җырлап була микән әле ул?» Бу хакта тулырак сылтама аша карый аласыз.