Барлык яңалыклар

Ефремовны декабрьдә колониядән чыгарырга мөмкиннәр, ди

Нишләп шулай бик иртә?

SHOT Telegram-каналы.
Фото:SHOT Telegram-каналы.

Михаил Ефремов  декабрьдә, Яңа ел алдыннан шартлы рәвештә вакытыннан алда азат ителәчәк, ди. УДОның сәбәбе – актёрның сәламәтлеге белән проблемалары һәм инсульт хәвефе.

SHOT Telegram-каналы язуынча,  актёрның яклаучылары моңа кагылышлы  яңа документларны әзерләгән инде. Ефремовның  колониядә режимны бозу очракларына карамастан, адвокатлары аны УДО буенча чыгаруларында шикләнмиләр. Эш шунда, УДО буенча чыгару өчен документларны ныгытыр өчен күпсанлы медицина белешмәләре тупланган, анда актёрның элекке диагнозлары да бар, шулай ук төрмә медиклары куйган көчәюче чирләре дә теркәлгән. Мәсәлән, транзитор ишемия атакалары нәтиҗәсендә барлыкка килгән баш авыртулар, баш әйләнүләр. Бу чир сәбәпле юл һәлакәтенә кагылышлы утырышларының берсендә Ефремовны суд залыннан носилкаларга салып алып киткәннәр иде. Хәзер адвокатлар алдындагы мәсьәлә –  Ефремовның колониядә утыруы актёрны инсультка китерергә мөмкин дигән фикерне алга сөрү.

Бүгенге көндә Михаил Ефремов исерек авариядә кеше таптап  үтергәне өчен 7,5 елга хөкем ителгән срокның 3,5 елын утырды. Язын ук адвокатлар  Ефремовка шартлы рәвештә вакытыннан алда азат ителүне хәстәрли башлаган иде, әмма колониянең эчке тәртибен берничә тапкыр бозганы өчен,  бу режимны билгеләүдән  баш тартканнар. 

Чыганак: SHOT Telegram-каналы. 


 

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: