Барлык яңалыклар

Григорий Лепс концерт гонорарын Курск өлкәсендә яшәүчеләргә күчерәчәк

Җырчы 17 августта булачак чыгышы өчен бөтен гонорарын җибәрәчәк. 

gazeta.ru
gazeta.ru

Русиянең халык артисты Григорий Лепс Курск һәм Белгород өлкәләрендә зыян күрүчеләргә ярдәм итәчәген хәбәр итте.

Лепс һәм аның хезмәттәшләре Дондагы Ростовтагы концерттан җыелган барлык акчаларны зыян күрүчеләргә ярдәм итү белән шөгыльләнүче дәүләт фондларына тапшырырга ниятли.

“Җиңү безнең якта булачак”, – дип белдергән артист үзенең социаль челтәрләрендә.

Әйткәндәй, 14 августта җырчы Анна Семенович башка артистлар белән бергә Курск гражданнары өчен беренче кирәк-яраклар сатып алулары турында хәбәр иткән иде. Җырчы җанатарларын да ВСУ һөҗүме астында булган кешеләргә ярдәм итәргә кушылырга чакырды.

Әйе, кемдер дәшми-тынмый гына ярдәм итә, кемдер бу хакта бар дөньяга белдерә... Алай да ярдәм итә белү – яхшы гамәл.

 

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: