Барлык яңалыклар

Мошенниклар Лариса Долинаны алдап, Мәскәүдәге фатирын саттырган

Хәзер ул фатирсыз да, акчасыз да калырга мөмкин. 

Мошенниклар Лариса Долинаны алдап, Мәскәүдәге фатирын саттырган
Мошенниклар Лариса Долинаны алдап, Мәскәүдәге фатирын саттырган

Аферистлар халык артисткасын апрельдә үк "эшкәртә" башлаган. Җырчыга янәсе дәүләт органнарыннан шалтыратып,  фатирын  кемдер үз исеменә күчертеп йөри икән, дигәннәр. Бөтенләй “коры” калмас өчен 236 квадрат мәйданлы фатирны ашыгыч рәвештә сатарга, ә акчасын "хәвефсез" счетка күчерергә кирәк дип аңлатканнар.

Озайлы сөйләшүләр вакытында аферистлар җырчының башын “әйләндереп”, аңардан тагын 68 миллионга якын акча алырга өлгергән. Ә фатир акчасы белән бергә барлыгы 180 миллион җыелган. Бу сумманы җырчы мошенникларга җибәргән, ә фатирны ул бер ай эчендә бушатырга тиеш булган.

Соңрак җырчы үзен төп башына утыртканнарын аңлаган һәм шуңа күрә фатир ачкычын беркемгә дә бирмәскә карар иткән. Сатып алган кешеләр заманча һәм затлы торак комплексына инде күченергә дип килгәннәр, тик сакчылар аларны эчкә  үткәрмәгән. Нәтиҗәдә полиция килеп, хәлләрне ачыклау өчен аларны бүлеккә алып киткән.

Җырчының Мәскәү үзәгендәге 5 бүлмәле зур фатирын 34 яшьлек Полина исемле хатын сатып алган. Ирсез ялгыз бала тәрбияләүче гади хатын-кызның шул кадәр кыйммәткә фатир сатып алырга көче җитмәс иде, бер оешмада гади хезмәткәр булып эшли, бизнесы-фәләне да юк, дип язганнар башка чыганаклар.

Тикшерүчеләр аны да мошенниклар корбаны булырга мөмкин дип шикләнәләр, чөнки, чынлап та, мондый ук затлы фатирга акчасы җитмәс иде, диләр. Әгәр Долина судта үзен мошенниклар корбаны булуын исбатлый алса, мөгаен, аңа милек хокукын кабат үзенә кайтарырлар. Ә менә сатып алучыга акчасын кайтару өчен судлашырга туры киләчәк.

Чыганак: Лента. ру

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас: