Барлык яңалыклар

"Бушлай җырлап китсеннәр"

Элвин Грей Уфага килүче рус эстрадасы йолдызларын гонорарсыз калдырырга уйлый.

"Бушлай җырлап китсеннәр"
"Бушлай җырлап китсеннәр"

Элвин Грей рус эстрадасы артистларына Уфаның 450 еллыгы бәйрәмендә бушлай чыгыш ясарга тәкъдим иткән. 

Җырчы, коллегалары Уфаның туган көне хөрмәтенә искәрмә ясап, гонорарлардан баш тартсалар да була, дип белдергән. Тамашачылар өчен концертлар хәйрия акциясе форматында узарга тиеш, дип уйлый ул.

Элвин Грей акчаны СВОга җибәрергә ниятләвен дә әйткән. «Мин гонорарымны СВО яугирләренә тапшырачакмын, һәм әгәр сезнең өчен Ватан буш сүз булып кына тормаса, безгә кушылып, егетләребезгә ярдәм итәргә тәкъдим итәм», — дигән Элвин Грей.

Билгеле булуынча, Уфаның юбилеен рәсми рәвештә бәйрәм итү 31 августка билгеләнгән. Оештыручылар башкалага Полина Гагарина, Олег Газманов, Юрий Антонов, Гарик Сукачёв киләчәк дип вәгъдә иткән иде, әле исә алардан баш тартканнар дигән хәбәр таралды.

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас: