Продюсер Константин Меладзе үзенең Кырымдагы вилласына яңа хуҗа табалмагач, туристлар кертергә булган.
Хакын 500 миллион куйган, 100 миллионга төшереп тә караган - тик кызыксынучы булмаган. Шуңа күрә җәй көне ул аны арендага бирергә уйлаган.
Виллада ял итү өчен бер көне 60 мең сум, ди. Әгәр бер айга арендага алырга теләүче булса, ике миллион сум түләргә тиеш булалар, - дип яза "Shot" сайты.
Виллада зур бассейн, мунча, спорт залы, балык тоту өчен кечкенә күле дә бар икән. Хезмәткәрләре территорияне карап, чистартып торалар, ди. Диңгезгә якын - 1,5 чакрым.
Халык, бу хәбәрне ишеткәч, Меладзега вилласын СВО яугирләре өчен санаторийга әйләндерергә таләп итә башлаганнар. Җәмәгать эшлеклеләре абыйлы-энелеләрнең Русия хәрбиләренә үз теләкләре белән ярдәм итүләрен сорый.
«Русия ветераннары» хәрәкәте продюсерга киңәш биргәннәр, дип яза Shot. Алар Константин Меладзега ике вариант тәкъдим иткән: күчемсез милекне сатып, акчасын Русия армиясенә бирү яки аны санаторий итеп үзгәртү.
Чыганак: "Shot" ТГ каналы.