–Ирләр маймылдан матуррак булса җитә диләр. Син бу сүзләр белән килешмисең бугай. Колакларны матурладың, чәчләрне куерттың...
–Кем әйтә? Шуны әйткән хатын-кызлар ушы китеп төрек сериалларындагы мужикларга карап утырыймы соң? Стереотип кына бит ул. Ир-ат та, хатын-кыз да матур булырга тиеш. Чөнки хатын-кызлар гына түгел, хәтта мин дә гәүдәсе матур ир-атка матур дип карыйм. Кем ни генә димәсен, менә безнең эстрадада Ришат Төхвәтуллин матур инде. Йөзгә-биткә дә чибәр, буй-сыны да төз, җыйнак (подтянутый). Мин бераз тазарак. Таныйм мин моны. Хәер, “на вкус и цвет” инде.
Ә колаклар бәләкәйдән үк комплекс булды инде ул. Көзге каршында матур итеп чәч тарыйсың, ә алар тырпаеп тора! Ул әйбердә мине бер Миләүшә аңлады. Калганнар “Ходай биргән кыяфәт”, тегесе-монысы диеште. Без 21 гасырда яшибез! Мөмкинлегең булса, ник үзеңә ошамаган җиреңне килешкәнчә үзгәртмәскә?