Барлык яңалыклар

Җырчы Алсуга башкорт милли киеме килешәме? (Видео)

Якташыбыз туган ягын бик сагына, күрәсең. 

Җырчы Алсуга башкорт милли киеме килешәме?
Җырчы Алсуга башкорт милли киеме килешәме?

Уфаның юбилее уңаеннан Милли музейда «Уфага мәхәббәт белән» дигән фотокүргәзмә ачылган. (Авторы-Екатерина Рождественская.) Җырчы Алсу да бу проектта катнашырга уйлаган - матур башкорт милли киемендә видеога төшкән, фотосессия ясаган. 

— Мин Уфаның 450 еллыгына багышланган проектта бик теләп катнаштым. Менә мин сезнең алдыгызда бүген шундый матур киемдә басып торам. Бу искиткеч шәп проектка мине дә чакырганнары өчен зур рәхмәт әйтәсем килә, минем өчен бу зур дәрәҗә, — дигән ул.

Әйткәндәй, Алсуның репертуарында башкортча җырлар да бар. Тыңлаганыгыз бармы?

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас: