Соңгы вакытта блогерлар арасында ашказанын кечерәйтү буенча операция ясату популярлашты. Блогер Гөлия Вәлиәхмәтова, Эльвина Сибгатовалар әлеге операцияне ясатып, бик нык ябыктылар. 1 ай эчендә генә дә буй-сыны күзгә күренеп үзгәргән Эльвина «Башкорт хуҗабикәсе» Миләүшә Шәйхисламовага да этәргеч биргән. Ул да хәзер шушы процедура белән ябыкмакчы. «Мин ашказанына шунтирование ясатырга булдым. Эльвина да ашказанын кечерәйтте. 1 ай эчендә 2 килога ябыккан. Куркыныч инде. Альбертка: "Мин эшләтәм дә, 1 елдан үлмәсәм, син дә ясатырсың», – дидем", - ди Миләүшә.
Тулырак: Интертат